news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас мәчетләрендә өмәләр узды

Авылларда зиратларны тәртипләү максатыннан, районда үткән 100 дән артык өмәләрдә 2 мең ярым чамасы кеше катнашкан.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас бистәсе җирле үзидарәсе, мөхтәсибәт, район үзәгенең 3 мәхәлләсендәге Җәмигь, “Миргасыйм” һәм иске нигездәге “Рамазан” мәчет имамнары, мәчет картлары өндәве буенча  Апас зиратында өмә уздырылды. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Өмәгә 200 дән артык апаслы җыелды. Район хакимияте вәкилләре, төрле оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре дә халык белән бертигез өмәдә катнашты. 
 
Оешмалар, эшмәкәрләр, аграр көллият өмәгә тау башындагы төп зиратка килгән 3 мәхәллә халкына техника белән булышты.
 
Район мөхтәсибе, “Рамазан” мәчете имамы Мирхәт хәзрәт сүзләренчә, быел районыбыз мәчетләрендә Корбан Гаетләре дә бик оешкан төстә узды. Инде мәчетләребездә зурлап Корбан ашлары үткәрү төгәлләнеп бара, аларында бер меңнән артык кеше катнашкан, хәләл өлешен керткән. Авылларда зиратларны тәртипләү максатыннан 100 дән артык өмәләрдә 2 мең ярым чамасы кеше катнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100