news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас кызы - “Татар кызы-2017” бәйгесе җиңүчесе

Апас данын Инзилә Шәрәфуллина яклады. Ул 13 катнашучы арасында беренче урынга лаек булды.

(Апас, 6 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Арчада “Татар кызы-2017” бәйгесенең сайлап алу турлары узды. Биредә Апас, Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары катнашты, дип яза җирле басма.

Апас данын Инзилә Шәрәфуллина яклады. Ул 13 катнашучы арасында беренче урынга лаек булды. Инзилә “Татар кызы-2017” бәйгесенең тиздән Казан шәһәрендә узачак турына чакыру алды. Бәйгенең финалы Уфада узачак. Инзиләне бәйгегә мәдәният йорты хезмәткәрләре Миләүшә Алиуллина һәм Регина Мөхетдинова әзерләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot