news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас кызы инглиз теле буенча Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе булды

Регина Гыйбадуллина чит телләр өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия бәйгесендә катнашты.

(Апас, 5 март, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас урта мәктәбенең 7В классы укучысы Регина Гыйбадуллина чит телләр өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия бәйгесендә катнашты. Ул биредә инглиз теле буенча югары балл җыеп беренче урынга лаек булды, дип яза җирле басма.

Регинаның укытучысы Ләйсән Зиннәтуллина.

Регина укуда да сынатмый, мәктәп тормышында да актив. Сәхнәне үз итә, бик матур итеп алып баручы һәм биюче дә ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot