news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас кызлары Россия чемпионатына әзерләнә

Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең бу спорт секциясенең бүген Апастан тыш Каратун, Дәүләки һәм Сатмыш мәктәпләрендә дә филиаллары бар.

(Апас, 17 декабрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас кызлары 18-21 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үтәчәк Россия чемпионаты әзерләнә.

Спорт мастерлыгына кандидат Альбина Сәлимуллина Апас мәктәбендә укыган елларында 8 яшьтән тренер Илгизәр Вәлиуллин кулы астында самбо түгәрәгендә яратып, күңел биреп шөгыльләнде.

Мәктәпне тәмамлагач, Казанда гадәттән тыш хәлләр белгечлегенә көллияттә укыды, хәзер республика эчке эшләр министрлыгында хезмәт юлын башлап җибәрде. Бүген самбо, тхэквондо секциясендә күнегүләр үтүче Апас кызы Әлфия Светлакованың да спорт уңышлары бар.

Хәзер Буа ветеринария техникумында белем алуын дәвам итүче Индира Хәсәнова да татами-бәйге рингында елдан-ел спорт күрсәткечләрен яхшырта. Апас спортчы кызлары инде күптәннән самбо, тхэквондо буенча Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясый.

Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең бу спорт секциясенең бүген Апастан тыш Каратун, Дәүләки һәм Сатмыш мәктәпләрендә дә филиаллары бар. Авыл балаларының да спортның бу төренә тартылуы бик яхшы-алар сәламәт тормыш юлын сайлый, чордашларына бик яхшы үрнәк күрсәтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100