news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас кырларында төнлә дә эшлиләр

Дәүләки авылы янәшәсендәге 110 гектарлы арпа кырында 8 комбайн эшли.

Апас кырларында төнлә дә эшлиләр

(Апас, 3 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. “Свияга“ агрофирмасының Дәүләки берләшмәсендә комбайннар 24 сәгать кырда эшли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Дәүләки авылы янәшәсендәге 110 гектарлы арпа кырында 8 комбайн эшли. Икмәкне 6 машина бер өзлексез ташып тора. Янәшәдә генә янгын сүндерү машинасы урын алган. Берләшмәнең җитәкчесе Кәфил Гыймранов һәм бүлекчәнең идарәчесе Альберт Вәлиев та бу минутларда кырда, игенче-механизаторлар янында иде.

"2 смена эшлибез. Иртәнге сәгать 6дан кичке сәгать 6га кадәр көндезге смена, аннан 12 сәгать төнге смена хезмәт итә. Коллектив дус һәм бердәм. Һәрчак киңәшеп, ярдәмләшеп, гадел эшлиләр. Көнлек күрсәткечләре белән дә таныштыра барабыз. Арпаның гектарыннан якынча 47-48 центнер уңыш чыга", – диде берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100