news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас командасы хоккей ярышларында беренче урынны алган

Команда Кубокка һәм Мактау грамотасына лаек булды.

Апас командасы хоккей ярышларында беренче урынны алган

(Апас, 16 апрель, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Буада һөнәри уку йортлары арасында ветеринария техникумын тәмамлаган Камил Зыятдинов истәлегенә хоккей ярышлары узды. Анда Апас районы командасы уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аграр көллият студентлары командасы бозда үзләрен бик кыю тоттылар һәм җитезлекләрен, бердәмлекләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, алар беренче урынны яулады. Команда Кубокка һәм Мактау грамотасына лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot