news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас командасы Борнаш авылы бозында узган хоккей турнирында җиңде

2013 елдан бирле Апас районы Борнаш авылы бозында Марат Вәлиуллин кубога багышланган турнир уздырыла.

(Апас, 4 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз", Айрат Аминов).  2013 елдан бирле Апас районы Борнаш авылы бозында Марат Вәлиуллин кубога багышланган турнир уздырыла. Әлеге ярышларда Апас районының иң яхшы спортчылары көч сынаша. Быелда әлеге турнир уздырылды. Турнирга районнан алты команда җыелды. Командаларның уенчылары 2003 елда туган һәм анардан да яшьрәкләр, дип яза район газетасы. 

Традицион турнирны башлап җибәрүдә район башкарма комитеты урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты. Ул уенчыларга уңышлар теләде һәм матур, сыйфатлы уен күрсәтергә өндәде. Тантаналы рәвештә турнирны ачып җибәргәннән соң командаларны ике группага бүлеп уйнатырга карар кылынды. “А” группасында Апас, Каратун, Йомралы, ә инде “Б” группасында Борнаш, Азбаба һәм Балтай командалары көч сынашты. Командалар группаларында бер-берсе белән уйнап, финалга бер генә команда узырга тиешле булды.

Уенга җанатарлар да бик күп җыелган иде. Алар билгеле үз җирле командасы өчен җанатты. Борнаш командасы җанатарлары үз уенчыларын җиңүгә өндәр өчен баннер да ясап килгәннәр иде.

Уенчыларны һәм җанатарларны урамда кайнар чәй һәм яңа гына табадан төшкән юкалар көтеп торды. Ә инде спорчылар өчен төшке аш Борнаш авылының мәктәбендә әзерләнгән иде.

Шулай итеп финалга Апас һәм Азбаба командалары чыкты, ә өченче урын өчен Борнаша һәм Каратун уенчылар көч сынашты. Өченче урынга уен бик тигез барды. Әмма уңыш бу юлы Каратун командасы ягында булды.

Ә инде финалга Апас командасының чыгуы көтелгән иде. Алар бу турнирга фаворит булып килделәр. Бу команда Татарстан күләмендә уздырылган турнирларда да призлы урыннар яулап тора. Азбаба авылының уенчылары финалга үтүе алай ук ачык түгел иде. “Безнең бит инде зур катоклар да юк, табигый күлләр каткач кына уйный алабыз. Әмма җиңүгә омтылышыбыз зур. Уенчыларыбыз тырышып, бар көчен куеп уйнылар. Ә инде капкачыбыз бүген беренче тапкыр капкачы формасын киеп карады,” - ди команданың тренеры Ильшат Вәлиуллин. Командалар бик зур тырышлык күрсәтте, әмма җиңүче бер генә һәм ул Апас командасы булды.

Шулай итеп өченче урында Каратун, икенче Азбаба, беренче урында Апас. Спортчыларга Марат Вәлиуллин медальләр һәм бүләкләр тапшырды, ә беренче урынны яулаучы командагы кубок тапшырды. Хоккей турнирына шулай ук “Апас” якташлык җәмгыяте вәкиле Рафис Гаптелганиев та килгән иде. Ул шулай ук уенчыларга үзенең күчтәнәчләрен тапшырды. Районның спорт коммитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин турнирны япканда Марат Вәлиуллинга спортны үстерүдә зур өлешен керткәне өчен, яшьләргә һәм спорт сөючеләргә зур бәйрәм оештырганы өчен рәхмәтләрен җиткерде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100