news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас китапханәчеләре Кама Тамагы районында тәҗрибә уртаклашты

Кама Тамагы районында “Китапханәләрнең туган якны өйрәнү эшчәнлеге“ темасына зона семинары узды.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Кама Тамагы районында “Китапханәләрнең туган якны өйрәнү эшчәнлеге“ темасына зона семинары узды. Биредә район үзәк китапханәсе тәҗрибә уртаклашу өчен чакырылган иде, дип хәбәр итә Апасның "Йолдыз" газетасы. 
 

Китапханә хезмәткәрләре районның әдәби картасын буенча чыгыш ясады. Әлеге әдәби карта үз эченә районнан чыккан һәм анда эшләп киткән, кагылышы булган шагыйрь һәм язучыларны, торак пунктларны, һәйкәлләрне, мемориаль такталарны, географик күрсәткечләрне, район турындагы китаплар исемлеген үз эченә алган. Картада тулы мәгълүмат тупланган. Аны төзүчеләр - үзәк китапханә хезмәткәрләре. Шулай ук материал туплауда авыл китапханәчеләре, туган якны өйрәнү музее ярдәм итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100