news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас җирлеге «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кунакларын кабул итте

Апас җирлеге «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кунакларын кабул итте
Фото: https://apastovo.ru/

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы вәкилләре Апас җирлегендә дә кунак булды. Биредә заманча икътисади партнерлыкны күздә тоткан эшлекле очрашу узды. Анда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Алжирдан партнерлар катнашты. Шулай ук «Хәләл» халыкара стандартизация һәм сертификация үзәге җитәкче-белгечләре катнашты. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумы кысаларында кунакчыл Апас җиренә килдек. Безне район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды. Чит ил делегацияләре белән күп җирләрдә булдык. Аларның киләчәктә Татарстан белән кызыксынып, безнең белән хезмәттәшлек итүләрен телибез. Районның сөт-май комбинаты безнең партнер. Бер ел элек алар сертификат алды. Без бергәләп дөньякүләм зур күргәзмәдә дә катнаштык», - ди «Хәләл» халыкара стандартизация һәм сертификация үзәге генераль директоры Айдар Газизов.

Чит ил кунаклары район үзәге, Батырлар аллеясы, Мемориал комплекс белән танышты. Яңа төзелгән «Рухият» мәдрәсәсендә булды. Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплицаны карады. Сөт-май комбинатының эшчәнлеге белән кызыксынды. Шулай ук Каратундагы камыр ризыклары пешерү цехы, «Ибраһимов» крестьян хуҗалыгы, Шонгатыдагы терлек чалу цехы да аларда зур кызыксыну уятты.

«Районыгыз матур, төзек, халкыгыз кунакчыл. Безгә барысы да ошады. Район башлыгы Айрат Җиһаншинга зур рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә хезмәттәшлек итәрбез, элемтәдә торырбыз дип уйлыйбыз», - диделәр алар.

Делегация вәкилләре көн дәвамында район белән танышып, киләчәктә хәләл продукцияне урнаштыру, таратуда хезмәттәшлек итү турында сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100