Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас икмәк комбинаты 28 төрдә икмәк-күмәч, кондитер эшләнмәләре җитештерә
Анда 48 кеше хезмәт куя.
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина). Апастагы Азат Вахитов җитәкчелегендәге 48 кешене берләштергән ООО “Кайнар икмәк“ коллективы 28 төрдә икмәк-булка, кондитер әйберләре җитештерә. Апас икмәк комбинатында җитештерелгән продукциянең даны еракларга таралган дип хәбәр итә районның “Йолдыз” газетасы.
Семинар-киңәшмәләргә баргач та алар үзләренә яңалык алып кайталар, өйрәнәләр, кулланалар. Шуңа да биредә җитештерелүче продукциянең төрләре арта бара. Һәр яңа төр әйберне иң элек азлап кына чыгаралар. Сатып алучы бер тәмен белеп алгач, күпләп җитештерәләр. Күргәзмә-бәйгеләрдә дә еш катнашалар, чөнки күрсәтерлек, тәкъдим итәрлек продукцияләре шактый. Узган ел “Дарницкий“ икмәге һәм батон республика буенча беренче дәрәҗә Дипломга лаек булганнар. “Мармелад җилейный“ һәм токмач “100 иң яхшы товар“ исемлегенә кергән.
Һәр көн саен комбинаттан дүрт маршрутта дүрт машина авылларга кайнар икмәк тарата. Кечкенә авылларга автолавка кузгала. Хәләл иттән ясалган пилмән, шулай ук пирогларга заказлар алып кайталар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз