news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас икмәген Астанада да яратканнар

Ярминкәдә аны бик теләп алганнар

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Узган атнада Казакъстан башкаласы Астанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә эшлекле делегация ике яклы файдалы очрашу һәм сөйләшүләр үткәрде, Сабан туен бәйрәм итте.

10 мең кеше катнашкан ярминкәдә Апас кырларында үстерелгән ашлыкны Каратун он тегермәнендә тарттырып пешерелгән икмәк, тәм-томны халык ябырылып, яратып алган. Казакъ дуслар җавап визиты белән Татарстанга килгәч, Апас якларын күреп китәргә дә сүз биргән, дип белдерә “Йолдыз” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot