Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас игенчеләре төшке аш вакытында концерт карый
“Замандаш” чираттагы кыр концертын “Свияга” агрофирмасының Идрәз бүлекчәсе басуы читендә куйды.
(Апас, 4 август, "Татар-информ", "Йолдыз" , Ришат Замалиев). 3 августта Апас районында “Замандаш” чираттагы кыр концертын “Свияга” агрофирмасының Идрәз бүлекчәсе басуы читендә куйды, дип яза җирле басма.
-Кырга алып чыга торган мобиль концерт аппаратурабыз агитклуб исеме белән тиң, бик заманча хәзер ,- дип сүзгә кушыла “Замандаш” агитбригадасы тавыш операторы-режиссер Динар Мотыйгуллин. - Шоферыбыз Айрат абый Миңнегалиев, мәдәният йорты методисты Диана Насыйбуллина, директорыбыз Илнар Хәсәнов, баянчы Радик Абдуллин, җырчылар Айрат Айтуганов, Гөлнара Галиакберова белән быел ундүрт тапкыр басуларга чыгып, игенчеләрне ял иттердек. Эштән аермыйбыз үзләрен, ашханәләрдән кайнар аш-су килгән чакны туры китерәбез.
-Урак өстендә вакыт белән исәпләшмибез инде, - диләр басуда ике сменалы эшләүче комбайнчы-шоферларга тәмле кайнар аш-су китергән бүлекчә идарәчесе Рәис Салихов һәм игенчеләрне сыйлаучы Гөлнария Мөхәммәтова. -Урак өстендә кырда көн-төн эшләүчеләрне сменага 3 тапкыр ашату графигын төгәл саклыйбыз.
Бүлекчә агрономы Хамис Мөхәммәтов та бу җаваплы көннәрдә кырдан кайтып керми:
-Шөкер, быелгы урак барышы көенерлек түгел. Уҗым бодае гектардан 30 центнердан артык уңыш бирде. Язгы сабан культуралары да матур булып өлгерде. Чөгендер, кукуруз басуларыбыз да өметле генә. Быелгы уракны гектардан иң киме уртача 25 әр центнер уңыш белән төгәлләргә ниятлибез,-дип фикерләре белән уртаклашты.
Авыл өстендәге киң, чиста басуда күкрәк киереп эшләүче комбайнчылар: игенчеләр динатиясен дәвам итүче Илфат белән Казанда укучы студент улы Илнур Сәмигуллиннар, абыйлы-энеле Раил белән Рамазан Гашыйгуллиннар, Әнәс Низамов, шоферлар Васил Кәлимуллин, Илдар Өметбаев, кырдагы техника, күкрәп уңган игеннәрне ут-күздән саклаучы 70 яшьлек механизатор Владимир Осипов һәм аларның хезмәттәшләре “Замандаш” лылар концертын тыңлап бик озак юанмадылар. Җәйге ялын район игенчеләренә булышып уздыручы, “Алтын алка” Боз сарае директоры урынбасары, районның “Авыл яшьләре”, “Яшь гвардия” хәрәкәтләре лидеры Рөстәм Нәҗмиев та бар иде алар арасында.
-Рәхмәт, абый-апалар, соңыннан, урак беткәч зур залларда очрашканга кадәр, - дип эшкә керештеләр. Чират вакытлыча туктап калган хезмәт симфониясенә җитте, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз