news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас игенчеләре төнлә дә эшлиләр

Горбунов берләшмәсендә урып-җыю эшләре тәүлек әйләнәсе бара. Көндез теземнәргә салган игеннәрне, төнлә суктырып амбарларга ташыйлар.

(Апас, 12 август, “Татар-⁠⁠⁠информ”, “Йолдыз”, Гүзәл Хилавиева). Апас игенчеләре төнлә дә эшлиләр. Горбунов берләшмәсендә урып-җыю эшләре тәүлек әйләнәсе бара. Көндез теземнәргә салган игеннәрне, төнлә суктырып амбарларга ташыйлар, дип яза район газетасы.

Төнге уникедән соң Дәүләки бүлекчәсе кырларында кызу эш кайный. Сигез комбайн суктыра, дүрт КамАЗ ташып тора. Янгын сүндерү машинасы кизү тора.Багыштан Илнур Хәмидуллин җәйге каникул көннәрендә туган як басу-кырларына эшкә кайткан.

– Нефтехимия колледжында укыйм. Урып-җыю эшләрендә катнашып, хуҗалыкка хезмәтем белән файда китерсәм, үземә акчасы да була. Төнлә белән мин, көндез Фиргать Әхмәдуллин эшли, - ди студент егет. Марсель Сәлахов та дүртенче сезон кыр корабын иярли.

– Мин төнге сменада гына эшлим. Көндез ял иткәч бер дә авыр түгел. Көзге бодай уңышы җыябыз. Машиналар бертуктаусыз ташып торалар. Икмәк чыгышы да бик әйбәт, 15-16 бункер тутырабыз, - ди Марсель. Караборнаш авылыннан Илдүс абый Шәмсиев гомере буе шофер. Без үткән чакрымнарны санап-исәпләп тә бетерерлек түгел. Быел менә төнге сменада, амбарларга ташыйбыз, - диде ул.
Аннан соң Дәүләки бүлекчәсенең ындыр табагына юл алдык. Биредә төн димәссең, бөтен җирдә ут яна, икмәк эшкәртү эшләре бара, КамАЗлар бер-бер артлы кайтып кына тора. Фазыл абый Сәләхетдинов безне ындыр буйлап ияртеп йөреп эш барышы белән таныштырды.

– Егерме дүрт сәгать монда мин. Хезмәткәрләр ике сменага бүленгән, кайткан икмәкне үлчәп, сортларга аерып, чәчүлеккә, пай җирләренә халыкка бирер өчен дип бүлеп, амбарларга сала барабыз. Бүгенге көнгә 600 центнер чәчүлеккә, 500 центнер халыкка бирергә дип салдык. Икмәк әйбәт булгач сөенә-сөенә эшлибез, - ди ару-талуны белмәс Фазыл абый.

Уңган һәм тырыш игенчеләребезгә уңышлар, армый эшләүләрен теләп калабыз, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100