news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас хуҗалыклары урып-җыю эшләренә кереште

Алдынгы экипажларга район башлыгы тарафыннан комбайнның маркасына карап, билгеле бер күләмдә премияләр тапшырылачак.

(Апас, 3 август, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева). Апас районы басу-кырлары комбайннар гөрелтесенә күмелде. Барлык хуҗалыклар да урып-җыю эшләренә керешеп бара. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кырларда булып, урып-җыю эшләре белән якыннан таныша. Механизаторлар, белгечләр белән очрашып, килеп туган мәсьәләләрне урында хәл итәргә тырышалар, дип яза җирле басма.

Горбунов берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсе игенчеләре Зөя буендагы 800гектарлы көзге бодай кырында эшләрен дәвам итәләр. Биредә өч комбайн, икмәк ташучы машиналар, преслаучы трактор, янгын сүндерү машинасы куелган. Эш ике сменада оештырылган. Кайнар ризыкны кырга килеп ашаталар. Көзге бодайның уңышы 38 центнер. Кыр корабын иярләүче әтиле уллы Фирдәс һәм Илшат Ибәтуллиннарның күңелләре күтәренке.

– Беренче, икенче көннәр генә эшли башладык әле. Алдагы өч елымда олы улым белән булсак, быел кечкенә улым Илшат белән көнне-төнгә ялгап кырларны иңлибез. Көненә мең ярымнан ике мең центнерга кадәр суктырабыз, - диде Фирдүс абый. Автотранспорт техникумының өченче курсын тәмамлап кайткан Илшат та үзен бик иркен тота, сикереп төшеп чистартырга да өлгерде. Әтисе әйткәнне тырышып башкара.

– Быел әти янында абыйны алыштырырга булдым. Бик яратып эшлим. Комбайнны да бергә ясап чыктык. Инде менә ватылмыйча эшләсен иде дә, вакытында җыеп амбарларга салырга булсын иде, - ди яшь игенче. Әйе, игенчеләр тырышып, булсынга дип эшлиләр. Алдынгы экипажларга район башлыгы тарафыннан комбайнның маркасына карап, билгеле бер күләмдә премияләр тапшырылачак һәм “Урак-2017” дип язылган байрак эленәчәк. Игенчеләребезгә уңышлар теләп калабыз!
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100