news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас хокук сакчылары спортта да алдынгы урыннарны ала

Атнаның һәр чәршәмбесендә полиция хезмәткәрләре футбол кырында, чаңгы юлында, спорт залында узучы физик әзерлек дәресләрендә катнаша.

(Апас, 4 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев).  Татарстан Эчке эшләр министрлыгы инде 30 ел үз Спартакиадасын үткәрә. Хокук сакчылары ел дәвамында 8 спорт төреннән республикакүләм ярышларга чакырыла. 2015 елда Апас район эчке эшләр бүлеге спорт сөючеләре Спартакиадада үз категорияләрендә Татарстан күләмендә өченче, ә узган ел спорт нәтиҗәләре буенча икенче урын яуладылар, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

 -Быел авыл районнары эчке эшләр бүлекләре арасында спортта беренче булырлык мөмкинлекләребез бар. Коллективка яшь, көчле һәм җиңүгә омтылучан, тәҗрибәле спортчылар, белгечләр килә,- ди эчке эшләр бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе, Апас тәртип сакчылары спорт командасы лидеры подполковник Фәнис Хәялиев.

 Узган елгы Спартакиадада апаслылар 55 команда арасында кышкы спорт төрләрендә (10 километрга чаңгыда чабу һәм ату) икенче, эстафета ярышында дүртенче, бокс турнирында өченче, табель коралыннан төзлек һәм тизлеккә атуда икенче, кросста беренче, самбо ярышларында өченче һәм җәйге спорт төре-5 километрга чабу һәм атуда икенче, дзюдо ярышында өченче урыннар лаек булды. Команда составында даими чыгыш ясап Апас спорт данын яклаучы хезмәткәрләр Илфат Шигабиев, Айрат Нуруллин, Ринат Паймурзин, Илшат Мухамов, Руслан Ваһапов, Ирина Комиссарова, уңышлары аеруча күркәм. Алмаз Габдрахманов, Рамил Гыйбадуллин, Айрат Нигъмәтҗанов, Рамил Гафуров, Ранис Халиков, Алена Романова, Рания Михайлова команда һәм шәхси беренчелектә һәр ярышта призлы урыннар яулый.

 -Спорт белән дус булу безгә һөнәри бурычларыбызны тиешенчә башкару мөмкинлеге бирә,-ди тикшерүче Ринат Паймурзин. Аның Апас мәктәбендә укыганда 2008 елгы район Сабантуенда яшүсмерләр арасында баш батыр калып төп приз-җиңел машина белән бүләкләнүен күпләр хәтерлидер.

Атнаның һәр чәршәмбесендә полиция хезмәткәрләре футбол кырында, чаңгы юлында, спорт залында узучы физик әзерлек дәресләрендә катнаша. Кышкы спорт сезонын ачу район ярышларында погонлы спортчылар ел саен призлы урыннар яулый, диелә район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100