news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас хоккей сөючеләр лигасы тәмам
Турнирның иң яхшы командалары: “Альянс” хоккей командасы - 3 урын, “Амур” командасы - 2 урын, “Т-34” ләр беренче урын яулады.
Скопировать ссылку
(Казан, 25 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Кичә Апас боз Сараенда Апасның хоккей сөючеләр Лигасының финал уеннары узды. Финалда “Т-34” һәм “Амур” командалары көч сынашты, дип яза район газетасы.
Уен кызганнан кыза барды. Иң беренче шайбаны “Амур”лылар кертте. Тик шулай да “Т-34”леләр җитезрәк булып чыкты. Нәтиҗәдә, алар җиңү яулады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев барлык катнашучы хоккейчыларны, җанатарларны котлап, җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шулай ук Апас хоккей сөючеләр лигасының 3нче сезонында уңышлы һәм нәтиҗәле чыгыш ясаган уенчылар да бүләкләнде. Иң элек олы яшьтә булуларына карамастан, хоккей сөюче, җилдәй җитез ветеран уенчылар Ринат Сиразиев, Гомәр Җамалетдинов, Радик Галимҗанов, Илдус Вәлиуллин түргә уздылар. Аларга истәлекле сувенир һәм Грамота тапшырылды.
“Иң яхшы хөҗүмче” исеменә “Альянс” командасы уенчысы Рәшид Исхаков, “Иң яхшы сакчы” исеменә “Алтын Алка” командасы уенчысы Динар Гаптрахманов, “Иң яхшы капкачы” исеменә “Т-34” командасы уенчысы Сергей Жижелев, “Иң яхшы бомбардир” исеменә “Амур” командасы уенчысы Руслан Замалетдинов лаек булдылар. Аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Иң яхшы команда оештыручысы” булып “Альянс” командасы тренеры Радик Гатауллин, “Иң яхшы хөкемдар” булып Ленар Мотыйгуллин, “Батыр йөрәкле уенчы” булып “Т-34” командасы уенчысы Айдар Хикмәтуллин, “Иң яхшы җанатар” булып Наил Галиакберов, “Иң яшь уенчы” булып “Алтын Алка” командасы уенчысы Рафаэль Сафиуллин танылды. Аларга турнирның иганәчесе Шамил Булатов сертификатлар тапшырды.
Турнирның иң яхшы командалары: “Альянс” хоккей командасы 3 урын, “Амур” командасы 2 урын, “Т-34” ләр беренче урын яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2