news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас хастаханәсендә эчеп кешелектән чыкканнарга түләүле ярдәм күрсәтелә

Реанимациядә дәвалап тормышка кире кайтаруның да үз бәясе бар

 (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Апас хастаханәсенә атна саен туганнары яки “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән инде төзәлмәс эчкечегә чыккан авыруларны китерәләр. “Элек алар организмын аракы сөременнән чистарту өчен йогышлы авырулар бүлегендә аерым мөмкинлекләр бар иде. Хәзер андыйларны Буага, я Казан наркологик диспансерына җибәрергә мәҗбүрләр. Авыруларны реанимациядә дәвалап тормышка кире кайтару тәүлеккә уртача 6 мең сумга төшә. Алай да проблеманы үзебездә дә хәл итәргә тырыштык: палатага салу мөмкинлегебез бар. Тик бу хезмәт хәзер түләүле инде”, – дип белдерә баш табиб Линар Әхмәтянов“Йолдыз” басмасына.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot