news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас халык театры Казанда чыгыш ясый

Район мәдәният йорт каршында халык театры оешуга 45 ел.

(Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ").Район мәдәният йорты каршында оешкан, тарихта 45 еллык эзе, бихисап яулаган үрләре булган халык театры коллективы кабат тамашачыны үзенә җәлеп итте, дип яза районның "Йолдыз газетасы". Алар Туфан Миңнуллинның “Нәзер“ әсәрен сәхнәләштерделәр (режиссеры Гөлия Сәлахетдинова).

Альберт һәм Гөлия Сәлахетдиновларның, Земфира Мөхәммәтшина һәм Айрат Айтугановның сәхнәдәге осталыкларына сокланмый мөмкин түгел иде. Алкышлар, чәчәкләр, тамашачының җылы мөнәсәбәте аларга иҗат рухы өстәде. 8 ноябрьдә алар “Нәзер“ спектакле белән театр коллективларының “Идел йорт“ фестивале кысаларында Казанның Ленин исемендәге мәдәният үзәгендә чыгыш ясаячаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot