news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас хәрби комиссары Татарстан хәрби комиссариатының 96 еллыгына VI районара ярыш үткәрде

Анда Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч районнары җыелма командалары катнашты.

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Апас хәрби комиссары Илшат Паймурзин алтынчы районара ярыш уздырды. Россия мөстәкыйльлеге өчен, дөнья илләре ихтирам иткән көчле держава булуы өчен сау-сәламәт, нык ихтыярлы, чыныккан ил сакчылары кирәк, ди ул. Бу хакта районның “Йолдыз” газетасы сайты хәбәр итә.

“Бездән соң килүче буынның нинди булуы безгә бик бәйле. Үземнең һәм район хәрби комиссариаты призларына 5 ел рәттән мини-футбол һәм хоккей буеча районара ярышлар үткәрә алуым белән чиксез горурланам һәм теләктәшләремә, хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәм”, - диде подполковник Паймурзин Апаста “Алтын Алка” Боз Сарае янәшәсендәге ачык спорт мәйданчыгында чираттагы ярышны ачу тантанасында. Ул үзе дә спорт җанлы шәхес, район ветераннар хоккей командасы составында егермеләп матчта катнашып, 4 тапкыр призлы урыннар яулады.

Бу ярышка Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч районнарының мини-футбол буенча җыелма командалары килде. Яшүсмерләр Татарстан хәрби комиссариаты оештырылуның 96 еллыгына багышланган мини-футбол ачык районара турнир оештырган Апас хәрби комиссары Илшат Паймурзинга, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелеге һәм тренерларга киләчәктә дә бу ярышларга бик теләп киләчәкләрен белдерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot