news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас эшмәкәрләре янына “бизнес-десант”чылар килде

Бүген район эшмәкәрләре иртәнге аш өстәле артында “Бизнес-десант”чылар белән очрашты.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Бүген район эшмәкәрләре иртәнге аш өстәле артында “Бизнес-десант”чылар белән очрашты, дип яза Апас районының "Йолдыз" басмасы. 
 
Татарстан икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрлекне яклау фондының уртак проекты булган бу “бизнес-десант”ның максаты - урыннарда эшмәкәрләргә төрле яңа программалар хакында мәгълүмат бирү, яңа чаралар белән таныштыру, интернет челтәре аша заманча файдалану алымнарын күрсәтү иде. 
 
 
"Эшмәкәр эше җиңелләрдән түгел. Эшчәнлек алып бару дәверендә эшмәкәр финанс, җитештергән товарыңны сату, тәкъдим итү кебек мөһим мәсьләләр, авырлыклар белән еш очраша. Хәзер эшмәкәрләргә ярдәмгә төрле программалар эшли. Апас эшмәкәрләре дә бу программалардан файдаланып үз эшчәнлекләрен тагын да үстерерләр дип өметләнәбез",- диде чараны оештыручылар. 
 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров җирле эшмәкәрләрнең район икътисадына керткән өлешен билгеләп үтеп, аларга олы рәхмәт җиткереп, уңышлар теләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100