news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас егете янгында күрсәткән батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнде

Ул дөрләп янган йортка ватык тәрәзә аша кереп ике кешене алып чыккан.

(Апас, 18 декабрь, "Татар-информ", "Апас-информ"). Үз гомерен куркыныч астына куеп, ут эченә керергә батырчылык иткән, ике авылдашын коткару өчен бар көчен куйган Алмаз Солтанов батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мәскәү шәһәрендә узган бүләкләү тантанасында Алмаз исеменә күп кенә җылы сүзләр яңгырады.

Билгеле булганча, 13 сентябрь көнне 19 сәгать 15 минутта Чүрибураш авылында торак йортта көчле янгын чыга. Йортта эчендә кеше булу ихтималы вакыйганың кискенлеген тагын да арттыра. Янгын чыккан вакытта Алмаз урамда үзенең йорты янәшәсендә була. Узып баручылардан янгын турында ишетә һәм вакыйга булган урынга юнәлә.

Алмаз Солтанов тәрәзә аша үтеп, төтенне аралап, ирләрнең берсен таба һәм урамга алып чыгып шәфкать туташы кулына тапшыра. Аннан соң, кабат ялкынланып янган йорт эченә икенчесен эзләргә кереп китә. Аны да бусага төбендә табып, урамга алып чыга. Тик берсенең гомерен саклап калып булмый. Ул аңына килә алмыйча, вафат була.

Алмаз – Апас районы Чүрибураш авылы егете. Авылда аны кыю, батыр, һич кайчан югалып калмас ир-ат буларак бәялиләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot