news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас егете “Ворлдскиллз-2019“ чемпионатында финалга чыкты

Казан авиатехника көллиятендә укуын дәвам итүче Фаил Нуруллин Колгына авылын бар дөньяга танытты.

(Апас, 6 июль, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апас егете Фаил Нуруллин Казанда  “Ворлдскиллз-2019“ илкүләм  чемпионатында уңышлы чыгыш ясады һәм финалга чыкты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Егетнең әнисе Лилия Дәвеш мәктәбендә укытучы булып эшли, әтисе - Татарстанның атказанган төзүчесе Җәмил Нуруллин. Чемпионның дәү әтисе, күп еллар дәвамында СМУ оешмасының иң оста ташчысы булып танылган Камил ага Нуруллин да нәсел дәвамчысы булган һөнәр иясе оныгы Фаилның бу чираттагы уңышы һәм җиңүе белән бик хаклы горурлана.

Шулай итеп, Апас районының Дәвеш мәктәбен тәмамлап, Казан авиатехника көллиятендә укуын дәвам итүче Фаил Нуруллин Колгына авылын бар дөньяга танытты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot