news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас делегациясе Ульяновск шәһәрендә хәрби частьта кунакта булды

Апас делегациясе Ульяновск шәһәрендә хәрби частьта кунакта булды
"Апас-информ"

Апас делегациясе Ульяновск шәһәрендә хәрби частьта кунакта булды. Әлеге 42731 нче элемтә гаскәрләренең уку үзәгенә Апас районы шефлык итә.

Биредә Татарстаннан 38 егет, шулар арасында районнан Искәндәр Имаметдинов хәрби бурычын үти. Бу турыда «Апас-информ» хәбәр итә.

“Республикабыз җитәкчелеге тәкъдиме белән без бүген шефлык итүче хәрби частька килдек. Егетләрнең хәлләрен сораштык, хезмәт итү тәртипләре белән таныштык. Район мәдәният хезмәткәрләре күңелле ял иттерделәр. Шулай ук Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән егетләр өчен татар халык ашларыннан өстәл хәзерләп, аларны сыйладык”, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100