news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас чыршысы республикакүләм “Иң яхшы яңа ел чыршысы” бәйгесендә катнашты

Бәйрәм-тамаша хәрәкәтле, җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды, Кыш бабай бүләкләр таратты.

Апас чыршысы республикакүләм “Иң яхшы яңа ел чыршысы” бәйгесендә катнашты
apastovo.ru/

(Апас, 5 декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Гүзәл Хилалиева). Республикакүләм “Иң яхшы яңа ел чыршысы” бәйгесе быел да старт алды. Шул уңайдан республика кунаклары: Илфат Равилович Сунгатуллин, Андрей Владимирович Королев, Фәридә Насибулловна Хамидуллина Апас чыршысы белән таныштылар. Бу турыда район басмасы яза.

Кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

Әнәле чишмәсе янында Кыш бабайлар, Кар кызлары бәйрәм җырлары, дәртле биюләр белән каршы алдылар. Аннан соң кунаклар “Туган якны өйрәнү музеен”да булып, экскурсиягә килгән балалар белән аралаштылар, истәлеккә фотога төштеләр. Үзәк парк та балалар шавына, җыр-моңга күмелде. Биредә кемдер тау шуды, кемдер яраткан мультфильмын карады, чыршы тирәле җырлап әйләнделәр, рәхәтләнеп биешеп күңел ачтылар.

Чирмешән авылында кунакларны бизәлгән атка утырган Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алдылар. Төрле утлар, балалар кулы белән ясалган уенчыклар, кардан ясалган сыннар белән бизәлгән чыршы янына барлык авылдашлар җыелышып күңел ачтылар. Балалар төрле төсләргә бизәлгән таудан шудылар.

Бәйрәм-тамаша хәрәкәтле, җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды, Кыш бабай бүләкләр таратты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100