news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас чиста сулы булачак

Апас районы үзәгендә 2 айда барлыгы 12,5 километрлы яңа җир асты суүткәргечләре салынды.

(Апас, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). “Чиста су” дәүләт программасы буенча Апас районы үзәгендә 2 айда барлыгы 12,5 километрлы яңа җир асты суүткәргечләре салынды. Шуның 6 километры урамнарны бозмыйча, траншеясыз ысул-җирне горизонталь бораулап тишү юлы белән башкарылды. Апас урамнарында махсус бетон коеларга янгын машиналары өчен барлыгы 28 гидрант куелды. Тагын бер өстәмә су манарасы монтажланачак, дип яза җирле басма.

-Иртә яздан, казылган туфрак утырып беткәч, бу траншея-канаулар тигезләнәчәк һәм тирә-юне төзекләндереләчәк. Без сыйфатлы һәм гарантияле эшләргә күнеккән,-ди бу эшләрне башкаручы “Альтаир-1” оешмасы җитәкчесе Ринат Миначев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100