news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас бистәсендә Сабан туена бүләкне бизәлгән атлар һәм ретро машиналар белән җыйдылар

Апас бистәсендә Сабан туена бүләкне бизәлгән атлар һәм ретро машиналар белән җыйдылар
"Апаство-информ"

Апас бистәсендә милли кием кигән мәдәният хезмәткәрләре бизәлгән атлар һәм ретро машиналар белән Сабан туена бүләк җыярга чыкты. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Алар урамнар буйлап үтте. Гармун уйнап, җырлап һәр йортның капкасын какты. Ә хуҗа-хуҗабикәләр исә алдан әзерләп куйган сөлге һәм яулыкларын бүләк итте.

Авылда яшәүчеләр бүләк җыючыларны җырлап, биеп, изге теләкләр белән озатып калды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100