news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас бистәсендә көндезге уникегә халкының 60 проценттан артыгы тавыш биргән

Һәрбер участокта мәдәният йорты хезмәткәрләре тавыш бирергә килүче халыкка җыр –моңнарын бүләк итәләр, кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйлыйлар.

(Апас, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Апас"). Шәһәр тибындагы Апас бстәсендә дүрт сайлау участогы яңа составта эшли. Сәгать 12гә барлык сайлаучыларның 64,07 проценты үз тавышын бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Һәрбер участокта мәдәният йорты хезмәткәрләре тавыш бирергә килүче халыкка җыр –моңнарын бүләк итәләр, кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйлыйлар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Район буенча сәгать 10га барлык сайлаучының 42,06 проценты тавыш биргән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot