news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Апас" берләшмәсендә 1900 гектар җирне туңга сөрәсе калган

Берләшмәдә 3000 гектарда эш тәмамланган.

"Апас" берләшмәсендә 1900 гектар җирне туңга сөрәсе калган

(Апас, 14 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). “Свияга“ агрофирмасының “Апас“ берләшмәсендә дә көзге сукалау эшләре бара. Берләшмәдә 3000 гектарда эш башкарылган, 1900 гектар җирне туңга сөрәсе бар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шыгай бүлекчәсе кырларында тырыш хезмәткәрләр эшли. Югары Ындырчыда яшәүче Илнур Зарипов та булдыклы механизаторларның берсе.

–“Фендт“ тракторы белән кырлар иңлим. Әлеге техникага утырганга 16 ел вакыт үткән. Аңа кадәр “ДТ“ тракторында эшләдем. Туган җир кырларында көн узганы сизелми дә. Кичке сменага Сатмыш егете Айдар Гыйсмәтов килә. Аңлашып, ярдәмләшеп хезмәт итәбез. Язгы, җәйге эшләрнең дә үзәгендә кайныйбыз. Кышын исә техникаларны төзекләндерү эшендә без, – ди ул.

Акхуҗа авылыннан Илнур Мөхәммәтшин да озак еллардан бирле туган ягы кырларында хезмәт итә.

–Армиядән кайту белән тракторга утырдым. 38 ел җир эшендә мин. “Беларус -1221“ тракторына утырганыма да 15 ел вакыт узган. Һава шартлары нинди булуга карамастан, җирне эшкәртеп калдырырга тырышабыз. Кырга килеп ашаталар, тәмле, кайнар ризыклар белән сыйлыйлар, – ди ул.

Сатмыш авылында яшәүче Илсур абый Сәлахов кырда эшләүчеләрне ягулык белән тәэмин итә. Илсур абый 33 елдан бирле руль артында.

–Әлеге машинага 21 ел элек утырдым. Инде аның җаен да, көен дә яхшы беләм. Һәр кырга вакытында барып, эштә тоткарлыклар тудырмаска тырышам, – ди Илсур абый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100