news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас бассейнында быел беренче ярыш үтте

“Дулкын” бассейны кышкы каникул көннәрендә бер дә буш тормады, дип яза район газетасы.

(Казан, 8 гыйнвар, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апасның “Дулкын” бассейны кышкы каникул көннәрендә бер дә буш тормады, дип яза район газетасы. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Мингазиев катнашында 2018 елның беренче зур спорт ярышында ир һәм кыз балалар ирекле стильдә 25 һәм 50 метрга тизлектә көч сынашты. Үз дистанцияләрендә җиңүчеләргә исә медальләр һәм Диплом-Грамоталар тапшырылды.
Район спорт комитеты Рафис Хәбибуллин белдерүенчә, кышкы каникул көннәрендә спорт заллары, чаңгы юлы, бассейн һәм “Алтын алка” боз сараенда барлыгы 7 зур ярыш үткәрелеп, аларда 1000 гә якын спортчы һәм тамашачы катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot