news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас балалары уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр

Барлык катнашучыларга бәйрәм истәлеге итеп бүләкләр тапшырылды.

 (Апас, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Каратунның "Гөлчәчәк" балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә, балалар иминлегенә багышланган чаралар еш үтә. 25 нче ноябрь - Аналар көне уңаеннан, бу юлы бәйрәм әниләр катнашында ярыш формасында узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Балалары белән берлектә, алар өч төркемгә бүленеп көч сынашты. Төрле сораулар, биремнәр, уеннар аша юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре буенча белемнәр тикшерелде. Юл-транспорт вазгыятьләрендә логик фикерләү, дөрес карарлар кабул итү сәләтләре ачыкланды.

Берничә атна элек шулай ук әлеге темага карата рәсемнәр бәйгесе дә игълан ителгән иде. Бу конкурста балалар бик теләп катнашты. Ахырдан жюри әгъзалары үз фикерләрен җиткереп, барысына да нәтиҗәләр чыгарды, җиңүчеләрне ачыклады.

Барлык катнашучыларга бәйрәм истәлеге итеп бүләкләр тапшырылды. Тәрбияви, мөһим чара эчтәлекле һәм оешкан төстә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100