news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас балалары Кырымга ял итәргә китте

Әлеге ял район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме һәм тырышлыгы белән оештырылды.

Апас балалары Кырымга ял итәргә китте
apastovo.ru/news/m%D3%A9%D2%BBim-temalar/apas-balalary-kyrymga-yal-itrg-kitte

(Апас, 10 август, "Татар-информ", "Апастово-информ").  Апаста яшәүче30 бала Кырымга Кара диңгез ярына ял итәргә киттеләр.  Алар төрле фәнни-гамәли бәйгеләрдә, спорт ярышларында алдынгы урыннар яулаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге ял район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме һәм тырышлыгы белән оештырылды. Күңелле сәяхәт дәвамында балаларны вожатыйлар “Дельфин” йөзү бассейны тренеры Руслан Галиуллин һәм Апас сәнгать мәктәбе укытучысы Лилия Бәширова озата бара.

Олы юлга кузгалучы балаларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Алиуллина күңелле һәм имин яллар теләделәр. Озатырга килгән әти-әниләр район башлыгына һәм җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен ирештерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100