news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас балалары Изге Болгар җирендә сәяхәттә булып кайтты

Балаларны пылау белән сыйладылар.

(Апас, 12 август ,"Татар-информ", "Апастово-информ"). Изге җомга көнендә, җәйге каникул көннәрендә Апас районы мәчетләренә ял итү лагерьларына йөргән 80 бала Болгар җиренә сәяхәткә кузгалды, дип яза җирле басма.

Иртән боз сарае янына җыелган балаларга Хәйдәр Булатов тарафыннан күчтәнәч пакетлар таратылды. Әлеге пакетларга тәмле әйберләр тутырылган иде. Казан шәһәреннән килгән бик уңайлы автобусларда Изге Болгар җиренә барып җиткән сизелми дә калды. Безне анда район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды, балалар белән күрешеп сөйләште, һәрберсенә Апас дип язылган кепкалар бүләк итте. Балалар бик шатланышып рәхмәтләрен белдерделәр, бергәләшеп фотога да төштеләр.

Аннан соң экскурсоводлар ярдәмендә музейларда йөреп, ата-бабаларыбызның тарихы белән таныштылар, иң зур Коръән китабын күрделәр, Ак мәчеткә кереп хозурландылар. Өйдә озатып калучыларга сувенер бүләкләр алдылар. Бик матур урынга барып Хәйдәр абыйлары Булатов иганәчелегендә әзерләнгән табын артында телеңне йотарлык пылау белән сыйландылар. Шунда ук Мирхәт хәзрәт Җамалиев белән берлектә намаз укып, ата-бабаларыбыз рухына дога кылдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100