news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас Балалар китапханәсендә өстәл курчак театры пәйда булды

Аны Апас эшмәкәре Фәнис Галәветдинов бүләк иткән.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ") Татарстанның Апас районы Балалар китапханәсендә өстәл курчак театры барлыкка килгән, дип хәбәр итә районның "Йолдыз" газетасы.

Аны Апас эшмәкәре Фәнис Галәветдинов бүләк иткән. Пәрдәле сәхнәдә хәзер китапханәчеләр һәм биредә оешып килүче Апас балалар курчак театры нәни артистлары төрледән-төрле әкиятләр буенча спектакльләр куя алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot