Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы быелгы уңышның азрак булачагын фаразлады
“Былтыр без 115 мең тонна иген җыеп алган идек, быел бу сан кечкенәрәк булачак”, - диде Ильяс Заһидуллин.
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Апас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин быелгы уңышның азрак булуын фаразлады. “Былтыр без 115 мең тонна иген җыеп алган идек, быел инде бу сан кечкенәрәк булачак”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.
- Апас районында 2018 ел урагы 21 июль көнне башланды. Районда “Свияга” агрофирмасы һәм 5 хуҗалык бар. 5 хуҗалык уртача 2-3 мең ярымга хәтле җир эшкәртә. Агрофирманың башка хуҗалыкларга булышу мөмкинлеге бар. “Свияга” агрофирмасы урып-җыю эшләренә беренчеләрдән булып чыкты. Ул, төп агрофирма буларак, финанс яктан тәшкил итә. Уңыш җыю эшләре 20-22 августта тәмамланыр дип көтелә.
Ильяс Заһидуллин иген 80 мең тонна булыр дип көтүләрен әйтте. “Узган ел белән чагыштырып карасак, быел ике атнага иртәрәк чыктык. Хәзерге моментта 1400 гектар урып-җыю эшләре башкардык. Былтыр без 115 мең тонна иген җыеп алган идек, быел инде бу сан кечкенәрәк булачак - 80-85 мең тонна булачак дип көтәбез. Шул ук вакытта район хезмәтчәннәре былтырга караганда икмәк сатып алу бәяләре кыйммәтрәк булыр дип өметләнә. Узган ел без тоннасын 5 мең сумга саткан идек. Быел инде елына күрә уртача сатып алу бәяләре 8 мең сумнан югарырак булса, безнең район өчен экономик яктан отышлы булыр иде дип өметләнәм”, - диде Ильяс Заһидуллин.
“Свияга” агрофирмасы комбайнчысы Ленар Шәрипов тә быел Апас районы уңышы былтыргыдан әзрәк булуын әйтте. “Уңыш быел былтыргыдан әзрәк. Былтыр 50-55 центнер чыкса, быел инде 32-34 центнер чыга”, - диде ул.
Ильяс Заһидуллин быел уңышлы ел түгел, дип әйтте. “Свияга” авыл хуҗалыгы фирмасының икътисади хәле бүгенгә авыр. Апас районының “Свияга” агрофирмасы АК Барс Холдинг идарәче компания составына керә. Ак Барс Холдингта 5-6 район. Ак Барс Холдингта бераз проблема бар. Аның составында былтыр Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнары бар иде. Ак Барс Холдинг аларны бирде, тарта алмады. Авыл хуҗалыгы бит ул дотацияле, аның гел үзе эшләгән акчасы үзенә җитми. Чыгымнар керемнән күбрәк”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз