news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас аша "Хәтер маршы-2017" үтте

Татарстан башкаласында бер атна элек оешкан аерым автоколонна Кайбыч, Югары Ослан районнары аша үтеп, 7 февральдә Апас районы чигенә килеп җитте.

(Апас, 9 февраль,"Татар-информ", "Йолдыз"). Татарстанда 1-27 февральдә “Хәтер маршы-2017” акциясе игълан ителде. Татарстан башкаласында бер атна элек оешкан аерым автоколонна Кайбыч, Югары Ослан районнары аша үтеп, 7 февральдә Апас районы чигенә килеп җитте, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Татарстан Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы, республика хәрби комиссариаты, “Патриот” үзәге, Татарстан Ветераннары берлеге, ДОСААФ (ОСТО) үзәк идарәсе, Татарстан уку йортлары студентларының “Кар десанты” эзләү-патриотик клублары һәм башка җәмәгать, яшүсмерләр, яшьләр оешмалары катнашында баручы бу акциядә катнашучыларның җыелма отряды 7 февральдә кичке якта Апаска килде. Батырлар Мемориалында венок куйдылар, Апас Сугышчан Дан музеенда, “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә булдылар.

Морзалар, Каратун, Апас, Зур Күккүз, Борнаш мәктәбе укучылары белән очрашулардан соң “Хәтер маршы-2017” отряды Буага юл тотачак, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot