Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас «Җәмигъ» мәчетендә уку елына йомгак ясалды
Апас «Җәмигъ» мәчетендә уку елына йомгак ясалды һәм дини белем нигезләрен алучы балалар өчен бәйрәм оештырылды. Бу турыда «Апас-информ» сайты яза.
Бәйрәм мәчет шәкертенең матур азан әйтүе белән башланып китте. Һәр бала Коръән сурәләрен укып, аларның тәфсирен сөйләп бирде, Коръәннән гарәпчә аятьләр укыды.
Мәчет имамы Фәргать хәзрәт уку елы тәмамлану белән котлап, балаларга җылы теләкләрен ирештерде, алган белемнәренә югары бәя бирде, бүләкләр тапшырды. Бәйрәмдә катнашкан әниләр, абыстайлар да үз фикерләрен әйтте, мөгаллимә Гөлчәчәк ханымга рәхмәтләрен җиткерделәр, яңадан-яңа уңышлар теләделәр.
Назирә Җиһаншина, Мәрьям Хәйрова, Рәйсә Рамазанова да балаларны үзләренең күчтәнәчләре белән сөендер. Бәйрәм балалар өчен махсус әзерләнгән чәй табынында дәвам итте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз