Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апас аграр көллиятендә көрәш ярышының баш батыры билгеле булды

Апас аграр көллиятендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан көрәш ярышлары узды. Ярыш ачык һа вада оештырылды, келәмдә аграр көллият студентлары бил алышты. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итте.
60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг һәм аннан да югары үлчәү категориясендә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга бүләкләр бирелде. Көрәшнең баш батыры булып 2 курс студенты Радион Глухов калды.
Көрәшнең иганәчеләре «Апас-Мол» берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм җирле депутат Илдар Нигъмәтҗанов.
Аграр көллият укытучысы, күп тапкырлар баш батыр дәрәҗәсен яулаган Рафис Хәбибуллин көрәшнең хөкемдары булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз