Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсендә Рәхмәт хатлары тапшырылды
Апас аграр көллиятендә 200 студент һөнәр серләрен үзләштерә. Быел 19 егет техник-механик белгечлеге, 13 студент пешекче белгечлеге алып чыга. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
«Чыгарылыш кичәсе ике өлештән тора. Бүген социаль теләктәшләр, эш бирүчеләр, җитәкчеләр чакырылды. Икенче көнне студентлар диплом алачак», - диде аграр көллиятнең җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Апас аграр көллиятендә эшче кадрлар әзерләү өчен барлык шартлар да бар. Студентлар төрле авыл хуҗалыгы һәм җәмәгать туклану үзәкләрендә күнекмәләр узып, үзләрен әзерлекле белгечләр итеп таныталар. Студентларга җылы тәбрикләү сүзләре, әти-әниләренә рәхмәтләр ирештерелде.
«Аграр көлият безнең зонада танылган уку йорты. Хәзер һәр өлкә укымышлы белгечләр таләп итә. Техника да замана тәләпләре белән тәңгәл атлый. Барыгызга да исәнлек-саулык телим. Сез безнең районга бик кирәк, көтеп алабыз», - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Чыгарылыш кичәсендә район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов катнашты.
«Хөрмәтле яшьләр, дипломлы белгеч булуыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Апас аграр көллияте киләчәккә үсеш мәйданчыгы булып тора. Биредә тәҗрибәле, бала күңелен аңлаучы хезмәткәрләр эшли. Биредәге шартлар күп җирдә юк. Бүген эшче көчләр бик кирәк», - диде ул.
Студентлар һәм хезмәткәрләр Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз