news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас аграр көллияте госпиталь өчен киемнәр тегеп тапшырды

Апас аграр көллияте госпиталь өчен киемнәр тегеп тапшырды
Фото: https://apastovo.ru/

Апасның Аграр көллият укытучысы Рания Нәбиуллина госпитальгә җибәрү өчен өс киемнәре тапшырды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

«30 чалбар, 5 күлмәк, 75 эчке кием барысы да безнең хәрбиләр турында зур кайгырту белән эшләнгән. Барысы да җиренә җиткереп тегелгән, тасланган, үтүкләнгән. Студентлар, тегү түгәрәгенә йөрүчеләр белән эшләдек», - ди Рания Нәбиуллина.

Төргәкләргә студентларның хатларын да салдылар. Бу безнең яраланган хәрбиләргә бик кирәкле ярдәм.

«Көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗановка, укытучы Рания Нәбиуллинага, бу эшкә өлеш керткән һәркемгә хәрбиләргә ярдәм иткәннәре, кайгыртканнары, хатлар язганнары өчен зур рәхмәт», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot