Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас аграр көллятендә “Толерантлык – тынычлыкка юл“ дип исемләнгән акция узды
Студентлар кәгазьгә бер-берсенә матур теләкләр яздылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Апас, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас аграр көллятендә “Толерантлык – тынычлыкка юл“ дип исемләнгән акция узды. Ул Бөтендөнья толерантлык көне уңаеннан оештырылды. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.
Студентлар үзләренең тынычлык, иминлек яклы булуларын аңлатып, алдан әзерләнгән Җир шары макетына кәгазьгә төшерелгән кул рәсемнәрен ябыштырдылар. Кәгазьгә бер-берсенә матур теләкләр яздылар.
Шулай ук үзәк китапханә белән берлектә “Кешелекне хөрмәт яшәтә“ исемле китап күргәзмәсе дә оештырылды. Сәхнәдә “Кулга-кул тотыныйк, дуслар“ исемле чара үтте. Биредә милләтләр дуслыгы, төрле милләтләрнең гореф-гадәтләренә хөрмәт чагылыш тапты. Чыгышлар да дуслык, татулыкка өндәүгә багышланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз