news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас аграр көллиятендә Белем көне үтте

Уку алдынгысы Сергей Васильев, Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кулыннан махсус премия алган Апас егете Илдус Сәлахов аерым хөрмәтләнде.

(Апас, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас аграр көллиятенә беренче курска быел 75 егет һәм кыз кабул ителде. 4 сентябрьдә 260 студент өчен көллияттә уку аудиторияләренә, сыйныфларга чакырып беренче кыңгырау яңгырады, дип яза җирле басма.

Тантанада район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, “Зөя” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов катнашты. Уку алдынгысы Сергей Васильев, Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кулыннан махсус премия алган Апас егете Илдус Сәлахов аерым хөрмәтләнде. Көллият тормышында иң актив Илшат Сөнгатуллин, Дамир Минһаҗев, Рафил Камалов, Булат Хөсәенов, Раил Хәбибуллин, игезәкләр Нәфкать белән Шәфкать Фәйзуллиннар, Раил Фәхретдиновка Диплом-Грамоталарны һөнәри уку йортының актлар залында утыручы дусларының алкышлары астында көллият директоры Фаил Курамшин һәм килгән кунаклар тапшырды. Агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов быелгы мул уңышка һәм урак эшләренә лаеклы өлеш керткән игенче-студентлар Максим Петровских, Илдар Гыйльметдинов һәм Әлфис Шиһаповны хөрмәтләде. Тантананы алып баручы бертуганнар Диләрә белән Регина Гыйсмәтуллиналар, беренче кыңгырау чыңы белән курсташларын уку урыннарына озатучы Ренат Аблязов белән Юлия Антонова, барлык курсантлар өчен онытылмаслык вакыйга булды 4 сентябрь-Белем көне тантанасы. Хәзер Апас аграр көллиятендә безнекеләр белән беррәттән Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән, Буа районы егет-кызлары тырышып белем ала, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100