news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас аграр көллиятенә 100 студент кабул ителә

Көллиятнең 200 гектарлык уку-өйрәнү кырлары, машина-трактор паркында, ашханәнең аерым залында курсантлар беренче хезмәт күнекмәләре ала.

(Апас, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). 3 сентябрьдә Апас аграр көлиятендә Белем көне тантанасы узды. Анда район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, АПК профсоюзлары район комитеты рәисе Руслан Галиев, “Свияга” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм башка рәсми затлар катнашты, дип яза җирле басма.

"Безнең аудиторияләрдә бүген 260 студент белем ала, 3 төрле һөнәргә өйрәнә. Быелгы уку елында беренче курска 100 бала кабул итү дәүләт заказын тулысынча үтәү өчен барлык мөмкинлекләребез дә бар. Техника паркыбыз, укыту процессы Татарстанда үрнәк санала. Татарстан, Россия күләмендә төрле конкурс, бәйгеләрдә безнең 25 студентыбыз алдынгы урыннар яулады, төрле Грантлар алды", - ди көллият директоры Фаил Курамшин.

"Бүген көллияткә 9 сыйныф тәмамлап килүчеләр өчен уку, туклану, спорт, иҗат белән шөгыльләнү, яшәү өчен барлык шартлар да бар. 100 урынлы тулай торак мәсәлән, шәһәрнекеннән ким түгел, ашханә дә яхшы. Безнең аудитория-сыйныфларда укучылар арасында Кайбыч, Югары Ослан, Кама Тамагы яшләре дә бик күп", - ди аның урынбасары Илсур Хәлимов.

Көллиятнең 200 гектарлык уку-өйрәнү кырлары, машина-трактор паркында, ашханәнең аерым залында курсантлар беренче хезмәт күнекмәләре ала.

Быел язгы-җәйге кыр эшләрендә 100 студент хезмәт практикасын туган авылы кырларында үтте. Пешекче һөнәренә өйрәнүче кызларны җәйге хезмәт практикасына авыл ашханәләре, Казан кафе-рестораннарына чакырдылар.

-Әлегә аудиторияләр тулы түгел, чөнки, күп студентларның хезмәт практикалары дәвам итә, - диде Марат Хәсәнов. -Әти-абыйларына алмашка килүче, алар белән бертигез эшләп, кырларда иген үстерүче егетләргә бик зур рәхмәт!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100