news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас агар көллияте коллективы язгы чәчү эшләрендә ярдәм итәләр

Кемдер трактор руле артына утырса, кайсыберләре ярдәмче булып эшли, чәчүлек тутыра.

(Апас, 9 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас агар көллияте коллективы да язгы чәчү эшләренә бердәм булып кереште, дип яза җирле басма.

Хезмәткәрләр һәм студентлар көнне-төнгә ялгап кырларда эшли. Студентлар уку йорты кырларында гына түгел, берләшмәләрдә дә хезмәт итә.

Хезмәткә өйрәтү осталарылары Фәнис Зарипов, Хамис Гаптелвәлиев, Азат Хәйруллин, Динар Тимергалиев, уку эшләре буенча идарәче Иршат Гыйлаҗев һәм студентлар эшен җаваплылыгын яхшы аңлыйлар. Кемдер трактор руле артына утырса, кайсыберләре ярдәмче булып эшли, чәчүлек тутыра. Чәчү эшләренә һәркем үз өлешен кертә.

news_right_1
news_right_2
news_bot