news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апанай мәчетендә тәфсир дәресләре үтәчәк

Очрашулар атнаның һәр чәршәмбесендә кичке җидедә булачак.

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның Апанай мәчетендә тәфсир дәресләре башланачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашулар атнаның һәр чәршәмбесендә кичке җидедә узачак. Дәресләр иртәгә, 10 гыйнварда башлана.

Дәресләрне Көньяк Африка республикасы ислам университетын тәмамлаган Фуат Ибраһимов алып барачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot