news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла

27 ноябрьдә үтәчәк дини бәйрәмдә Коръән (Мәүлид) укылачак, вәгазьләр сөйләнәчәк.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанның Апанай мәчетендә 27 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә Мәүлид мәҗлесе уздырылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты  Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте.

“Мәүлид аена аяк бастык, бу - бик изге ай, - ди Нияз хәзрәт Сабиров. – Бу айда пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлләм дөньяга килгән. Мәүлид ае рабигүл-әүвәл дип йөртелә һәм «яз башы» дип тәрҗемә ителә. Мәүлид – туу дигәнне аңлата. Рабигүл-әүвәл аеның 12нче көнендә пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән. Аның бу дөньяга килүе - Аллаһы Тәгаләнең олуг бүләге, рәхмәте. Ул безгә бәхет юлын күрсәткән. Безнең өчен пәйгамбәребез иң күркәм үрнәк булып тора. Шуңа күрә без аны яратырга, аның тормышын өйрәнергә, аңа багышланган мәҗлесләр уздырырга тиешбез. Бөтен мөселман дөньясында Мәүлидләр үткәрелә, ягъни мәүлид аенда пәйгамбәребезгә багышланган мәҗлесләр оештырыла. Кайбер кардәшләребез Мәүлидкә каршылык күрсәтәләр, аны уздыру бидгать яңалык диләр. Ләкин бу - яхшы яңалык. Мәүлидне сәхабәләр заманында үткәрмәгән булсалар да, ул мәҗлесләрне үткәрү шәригатькә туры килә, чөнки ул мәҗлесләрдә Коръән укыла, пәйгамбәребез турында вәгазьләр сөйләнелә, салаватлар әйтелә һәм касыйдәләр укыла. Ә бу гамәлләр шәригать кысаларыннан чыкмый. Бу гамәлләр безне берләштерә, Аллаһка якынайта.

Мәүлидне үткәрүчеләрнең саны арта бара. Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә, мәчетләрдә генә дә түгел, хәтта мәдәният йортларында да уздыралар. Андый мәҗлесләрдә мәчетләргә йөрмәгән, дин турында мәгълүматы аз булган кешеләр дә катнаша. Алар да, пәйгамбәр турындагы салаватларны ишетеп, дингә якынаялар. Начар гадәтләрен ташлыйлар, дөрес юлга басалар. Бу - дәгъват, адәм балаларын дингә, туры юлга чакыра торган бер чара”.

Исегезгә төшереп узабыз, 27 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә Казанның Апанай мәчетендә Мәүлид кичәсе узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100