news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апанай мәчетендә “Чакыру” китабы тәкъдим ителде

Китап мәҗлесендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Апанай мәчетендә “Чакыру” китабы тәкъдим ителде
Расих Фасхутдинов

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Нияз хәзрәт Сабиров әзерләгән “Чакыру” китабы татар телендә нәшер ителүе белән дә зур кыйммәткә ия. Бу хакта бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Апанай мәчетендә узган “Чакыру” китабын тәкъдим итү мәҗлесендә белдерде.

Бүген Татарстан мөфтиятенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” китабының икенче басмасын тәкъдим итү мәҗлесе булып узды.

Казанның Апанай мәчетендә узган чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Татарстан Президенты аппаратының дини оешмалалар белән эшләү һәм Казан мэриясенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлекләреннән вәкилләр, дин әһелләре, журналистлар катнашты.

Коръән аятьләре укылып башланган китап бәйрәмендә Камил хәзрәт Сәмигуллин “Чакыру” китабына карата җылы фикерләрен җиткерде. “Биредә шактый кызыклы материаллар тупланган, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Дин галимнәре турында да кызыклы материаллар урнаштырылган. 25 еллык тарихы булган Татарстан Диния нәзарәте турында да әтрафлы мәгълүмат бирелгән. Иң мөһиме: бу китап татар телендә эшләнгән. Шуның белән дә “Чакыру” басмасы безгә кадерле. Революциягә кадәр бездә 30 мең төрле китап нәшер ителгән була. Алар - иске татар телендә. Безнең максат менә шул хезмәтләрне укырлык дәрәҗәдә телебезне камилләштерү. Рухи, дини мирасыбыз бай, көчле. Аларны киредән кайтарырга һәм файдаланырга кирәк. Ана телебез турында фикер йөрткәндә, безгә яһүдләр тәҗрибәсенә таянырга кирәк. Алар җир йөзеннән юкка чыккан борынгы телләрен киредән кайтара алды. Иврит (гыйбри теле) яңадан кулланышка кертә алдылар”.

Нияз хәзрәт Сабировның бүген тәкъдим ителгән “Чакыру” - икенче китап.  "Чакыру"ның беренчесе 2012 елда дөнья күргән иде. Беренче җыентыкта 26 вәгазь, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге, рухи-әхлакый аспектлар турында материаллар басылган.

Китап авторы Нияз хәзрәт үзенең чыгышында халыкка динне дөрес итеп җиткерү ысуллары хакында әйтеп узды. “Динебез хак һәм иң саф, - диде хәзрәт. -  Кемдер дингә нәфрәт белән, кемдер мәхәббәт белән өнди. Беренче чиратта, куркытып түгел, ә бәлки Аллаһка мәхәббәт тәрбияли башларга кирәк. Вәгазь, сүз белән генә түгел, ә үрнәк гамәлләр белән дә башкарылырга тиеш. Бүгенге көндә белем алуның төрле ысуллары бар. Дин өлкәсендә дә ул шулай, әмма саф татар әдәби телдә алган гыйлем иң уңышлысы. “Чакыру” китабында хөтбәләрнең дә тәрҗемәсен бирдек”.

Нияз хәзрәт Сабировның яңа хезмәте өч өлештән тора: хөтбәләр һәм аларның тәрҗемәләре, вәгазьләр һәм танылган татар дин әһелләренең тормышы һәм эшчәнлекләре турында мәкаләләр. Китап татар имамнарына зур ярдәмлек буларак эшләнелгән.

Китап мәҗлесенә килгән кунаклар китап авторына изге теләкләрен ирештерде, киләчәктә дә гыйлем, дәгъват эшендә уңышлар теләде. Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Нияз хәзрәтнең сабыр холкына, гыйлеменә соклануын белдерде. Мәрҗани мәчетендә эшләп алган һәр дин әһеленең уңышлары турында да бәян итеп узды.

Соңыннан мәчеткә җыелган кунаклар игътибарына “Ш.Мәрҗани” дигән документаль фильм тәкъдим ителде. Әлеге фильмның проект җитәкчесе һәм сценарий авторы да Нияз хәзрәт Сабиров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100