news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә кыз балалар өчен җәйге курслар эшли башлый
Максат- балаларга татар мохите тудыру,татар теле һәм мәдәнияте, гореф-гадәтләре, кызыклы шәхесләр белән таныштыру.
Скопировать ссылку
(Казан, 15 июль, "Татар-информ"). Казандагы Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә ел да җәй көне мәктәп яшендәге балаларны дини курсларга җыя. 2 июльдән ир балалар өчен шундый курслар эшли башлаган иде, 16 июльдән кыз балалар өчен дә оештырылачак. Бу хакта дини белем бирүне оештыручыларның берсе Зөлхәбирә Сәйфетдинова хәбәр итә.
"Балаларны иман нигезләре, ислам тарихы, гарәп әлифбасы, әхлак дәресләре, пәйгамбәрләр тарихы белән таныштырабыз. Максатыбыз - балаларга татар мохите тудыру, мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребез белән бәйле мастер-класслар, уеннар, чаралар уздыру, кызыклы шәхесләр белән таныштыру. Ял аралаш тәрбияви һәм интеллектуаль чаралар уздырыла", - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot