Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Апанай» мәчете Кадер киченә багышланган бәйрәмгә чакыра
Бәйрәм 29 апрельдә 12.30да башлана.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). 29 апрельдә Казанның «Апанай» мәчетендә «Кадер кичен эзлик» дигән шәһәр бәйрәме уза. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада шәех Али хәзрәт Ибодов кадер киче турында нәсыйхәт, Нияз хәзрәт Сабиров «Әл-Кадр» сүрәсенең тәфсире турында аңлатачак. Өлкәннәр өчен «Рамазан» викторинасы, балалар арасында «Әл-Кадр» сурәсен кагыйдәләргә туры китереп, дөрес итеп уку бәйгесе, балалар өчен уеннар һәм эстафета көтелә.
Кадер киче көнне кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, этләр өрмәс, Кадер кичәсе таңында кояш та ап ак булып чыгар, диелә хәбәрдә.
«Кадер кичен эзлик» дигән шәһәр бәйрәме көндезге сәгать 12.30да башлана. Адресы: Каюм Насыйри урамы, 29 йорт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз