Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апанай онлайн-мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәләре дәвам итә: Укучыларыбыз елдан-ел арта
Нияз хәзрәт Сабировка һәм Әхмәт хәзрәт Сабировка мәртәбәле бүләк тапшырдылар.
3 майда Казанда Апанай онлайн-мәдрәсәсенең 65 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар укый торган төркеменә сертификатлар тапшырдылар.
«Апанай мәдрәсәсендә онлайн рәвештә тәҗвид, Коръән дәресләрен өйрәнүче укучыларның йомгаклау чарасы узды. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык шәкерт җыелды. Алар ел дәверендә тырышып уку нәтиҗәсендә Апанай мәчете тарафыннан бирелгән сертификатларга ия булды. Әлеге чыгарылыш 7нче агымның 7нче төркеме булды, тагын бер төркемгә сертификатлар тапшырасы калды. 3 ел эчендә барлыгы 10 549 укучы, дәресләрен уңышлы тәмамлап, сертификатка ия булды», – дип сөйләде Апанай мәчете каршындагы «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлнира ханым Абдрахманова.
Фото: © Вәрисә Кәлимуллина «Татар-информ»га тәкъдим итте
Мәдрәсәдә онлайн укучы ханымнар якынча 1,5 ел дәвамында, каникулларга да туктамыйча, онлайн белем алды, берәүләре хәреф танып Коръән укырга өйрәнде, башкалары исә белем дәрәҗәсенә карап, төркемнәргә бүленеп, тәҗвид нигезләрен үзләштереп, тәфсир дәресләре тыңлап, имтиханнар тапшырды. Биредә төркемнәр шәкертләрнең яшенә һәм белем дәрәҗәсенә карап оештырыла - 45 яшькә кадәр, 46-55 яшь, 56-65 яшь, 65 яшь һәм өлкәнрәк. Мәсәлән, 78 яшьлек Рәйсә апа, сабакташлары белән бергә җыелышып, Башкортстаннан ук килгән иде.
Апанай онлайн-мәдрәсәсен чын мәгънәсендә глобаль проект дип атап буладыр, мөгаен.
«Бу агым онлайн укыту проектыбызның иң зурысы булып тора. Укучыларыбыз елдан-ел арта бара. Аллаһка шөкер, беренче агым чыгарылышында 70 укучы булса, быелгы 7нче агымда 1800 укучы катнашты, шулардан 1500 шәкерт укуны уңышлы тәмамлады. Мәдрәсәдә урын чикле булганга, бу агым укучылары 7 төркемгә бүленде. Гыйнвар, февраль, апрельдә 1, 2, 3, 4 төркемнәрдән 800 укучы Казанга килеп сертификат алды. Кичә тагын 300гә якын шәкертебез, остазларыбыз, кунакларыбыз Казанның яңа ипподром бинасында шатлыклы бәйрәм чарасына җыелды», – диде Гөлнира ханым.
Укучы ханымнарның кайберләре күрше республикалардан берничә көн алдан килгән, алар Казан белән танышып йөрүләрен сөйләде. Башкалары бәйрәмгә иртән иртүк ерак районнардан килеп җитүен әйтте. Бер елдан артык онлайн укып, бу кичәдә бер-берсен беренче тапкыр күргән ханымнар бербөтен гаилә булып, барысы бертавыштан оештыручыларга һәм укытучыларга зур рәхмәтләрен белдерде.
«Бик югары дәрәҗәдәге оешканлык белән узды. Алган гыйлемнәребез дәвамлы булсын. Остазларыбызга чиксез рәхмәтләр», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты алар һәм әле тагын укуларын дәвам итәргә ниятләүләрен әйтте.
Фото: © Ләйсән Хафизова
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар Шурасы рәисе Габдрәүф Хәсәнов, «Бөтендөнья Коръән хафизлары» оешмасының Россиядәге вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры, «Европа-Азия» халыкара Гуманитар Академиясе президенты, БРИКС халыкара корпорация Вице-президенты, ЮНЕСКО эшләре буенча ТР Комиссиясе әгъзасы, тарих фәннәре докторы, академик Энгель Таһиров, Чувашия Республикасы Яңа Чабаксар шәһәренең татарлар берләшмәсе рәисе, Яңа Чабаксар мәчете имам-хатыйбы Минкадыйр хәзрәт Рәҗәпов, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Айрат хәзрәт Яруллин, Коръән-хафизәләр – Сәгадәт ханым Кадыйрова, Әлфия ханым Вәлиуллина һ.б. бар иде.
«Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты, Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы доценты Нияз хәзрәт Сабировка шәрәфле кунагыбыз Энгель Таһиров Халыкара гуманитар академиянең Академик тасмасын тапшырды. Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә мөдире, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме, Апанай мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Сабиров Европа-Азия халыкара гуманитар академиясенең алтын медале белән бүләкләнде», – дип уртаклашты Гөлнира ханым Абдрахманова.
Конгресс рәхмәт хатларын Данис Фанисович Шакиров исеменнән аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Юсыф улы Хасанов тапшырды
Бәйрәмдә шулай ук Бөтен дөнья татар конгрессы рәхмәт хатларын Данис Шакиров исеменнән Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов тапшырды. «Бөтендөнья Коръән хафизлары» оешмасының Россиядәге вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров бүләкләр, Чувашия Республикасы Яңа Чабаксар шәһәренең мактаулы гражданины, татарлар берләшмәсе рәисе, Яңа Чабаксар мәчетенең имам-хатыйбы Минкадыйр хәзрәт Рәҗәпов остазларга һәм шәрәфле кунакларга рәхмәт хатлары бирде.
- 2022 елның октябрь аенда Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров һәм Сәгадәт ханым Кадыйрова җитәкчелегендә түләүсез дини белемне интернет аша бирә торган «Онлайн мәдрәсә» ачыла. Биредә Россиянең һәм Урта Азиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 7 яшьтән 75 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен татар, рус, үзбәк, таҗик төркемнәрендә Коръән укырга өйрәнү буенча дәресләр бирелә башлый.
Фото: © 7нче агымның 7нче А төркеме, 2026 ел, гыйнвар, шәкертләр төшергән фото
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз