Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апанай мәдрәсәсендә Ватанны саклаучылар елы уңаеннан ифтар оештырылды

Казанның Апанай мәдрәсәсе бинасында Россиядә Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ифтар һәм тантаналы чара узды. Чарада Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырында башларын салган, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган, шәһит киткән ир-атлар хакында сүз барды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге»нең матбугат үзәге җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итте.
Ифтарга хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары чакырылган иде.
«2025 ел – Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Чараны үткәрү нияте – төп яклаучыбыз Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, сугыш кырларында илебезне саклап сугышта катнашкан ир затларыбызны искә алу, дога кылу», – дип аңлатты чараны алып баручы һәм оештыручы Гөлназ Ильязова.
Чарада катнашучыларны Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров сәламләде. Ул әлеге чараларның мөһимлеген искәртеп узды, барлык килгән кунакларга да рәхмәт белдерде.
Кичә катнашучыларның гаилә истәлекләрен барлау белән беррәттән иҗади чыгышлар белән үрелеп барды. Мөнәҗәт, бәетләр, шигырьләр сөйләнде. «Апанай апалары» ансамбль җитәкчесе Гөлсинә Сабирова бәет башкарды.
Ахырда чакырылган кунакларга видеофильм күрсәтелде. Корьән сүрәләре укып, дога кылынды. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Соңыннан чара Апанай мәдрәсәсенең хатын-кызлар залында ифтар мәҗлесе белән дәвам итте.

Фото: Гөлнира Абдрахманова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз